«Исток-Башлангыч» үзәгендә «Яңа ел әкияте» дигән акция үткәрделәр

2021 елның 28 декабре, сишәмбе

Бәйрәм алдыннан «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагоглары «Яңа ел әкияте» дигән акция оештырдылар. Чара кысаларында социаль тармак белгечләре ведомствоара учетта торучы балаларны Яңа ел белән котладылар.

Акция 22 декабрьдә старт алды. Бу көннән башлап Лениногорск районындагы балаларга Кыш Бабай һәм Кар кызы килде, алар балаларга татлы бүләкләр тапшырдылар. Балалар өчен тәм-томнар район администрациясе тарафыннан әзерләнгән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International