Бүген Әлмәт шәһәренең «Россия эше» кадрлар үзәге белгече «Татинтек» ҖЧҖнең эштән азат ителәчәк хезмәткәрләре белән очрашу үткәрде.
Чарада катнашучыларга оешма хезмәткәрләренең саны (штаты) кимүгә бәйле рәвештә эштән азат ителгән гражданнарга гарантияләр һәм компенсацияләр өлешендә хезмәт хокукы нормаларын аңлаттылар. Шулай ук кадрлар үзәге белгече катнашучыларны дәүләт хезмәтләре һәм халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте күрсәтә торган социаль ярдәм чаралары белән таныштырды.
Очрашу барышында хезмәткәрләр үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар. 14 кеше консультация алды.