28 декабрь көнне 11 нче социаль участокта Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Әлфирә Юнысова һәм «Игелек буыны» отряды волонтерлары «Теләкләр чынга аша» дигән Яңа ел акциясе оештырдылар. Әлеге чара үз-үзләренә хезмәт күрсәтү һәм хәрәкәт итү буенча III дәрәҗә чикләүләре булган һәм социаль хезмәт күрсәтүдә торучы ике бала өчен үткәрелде.
Быел бәйрәм чараларына бара алмаган балалар янына тылсымлы бәйрәм өйгә килде. Кар кызы аларны якынлашып килүче бәйрәм белән котлады һәм татлы бүләкләр тапшырды. Балаларның сөенечен сүз белән генә аңлатып бетереп булмый. Алар кунаклар белән очрашуга бик шат иделәр. Ата-аналар онытылмаслык хис-кичерешләр өчен зур рәхмәт белдерделәр.
Мондый акцияләр балаларга игелек китерә, ә оештыручыларны рухи яктан баета.