Спас районының өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты коллективы «Безгә Яңа ел килә» дигән шәһәр конкурсында җиңү яулады. Учреждение территориясе Яңа елга иң матур итеп бизәлгән дип танылды.
Бу бәйге Спас районында ел саен үткәрелә. Декабрь башыннан шәһәр һәм торак пунктларның барлык оешмалары, учреждениеләре биналарның фасадларын һәм алар янәшәсендәге мәйданнарны бизи, матурлый башлыйлар.
Спас интернат-йорты икенче ел рәттән I дәрәҗә дипломга лаек булды. Быел хезмәткәрләр учреждение территориясен фанерадан киселгән хайваннар фигуралары, агачтан кар бабайлар, тәгәрмәчләрдән ясалган аккошлар белән бизәделәр. Җәйге фонтан да кышкы чорда чыршыга әверелде.
