Яңа ел алдыннан Татарстан Республикасының өлкән яшьтәге кешеләре дә котлаулар һәм бүләкләр кабул итеп ала.
Нурлат муниципаль районында тыл ветераннарын ТР Дәүләт Советы депутаты Рәис Сөләймановның ярдәмчесе Игорь Анохин котлады. Ул барысына да Яңа ел бүләкләре тапшырды һәм ветераннарга сугыш елларында күрсәткән батырлыклары өчен рәхмәт белдерде. Нурлат районындагы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге директоры Рәзинә Хисаметдинова да өлкәннәрне якынлашып килүче бәйрәмнәр белән котлады.
.jpg)
Балтач районында Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Рөстәм Кәлимуллин һәм район башлыгы Рамил Нотфуллин Бөек Ватан сугышында катнашучыларны бәйрәм белән котладылар. Өлкән кешеләр кунакларга сугыш еллары сынаулары турында сөйләделәр. Очрашу сугышта катнашучыларга азык-төлек җыелмалары тапшыру белән тәмамланды.
.jpg)
27 декабрь көнне Тәтеш картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов һәм муниципаль район башлыгы Рәмис Сафиуллов булып киттеләр. Илдар Ирек улы учреждениегә көнкүреш химиясе рәвешендә хәйрия ярдәме күрсәтте, ә Рәмис Хатыйп улы интернат-йорт директоры Людмила Самаркина белән стационарның матди базасын яхшырту мәсьәләләре турында сөйләште.
Шулай ук бу көнне Тәтеш интернат-йортында яшәүче якташларын Апас муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Луиза Сафина котлады. Ул социаль хезмәт алучылар белән аралашты, аларга нык сәламәтлек һәм актив озын гомер теләде. Бүгенге көндә бу интернат-йортта Апас районыннан өч кеше яши. Алар барысы да район башлыгы Айрат Җиһаншин исеменнән бүләкләр алдылар.

Моннан тыш, Апас районы башлыгы исеменнән Кайбыч картлар һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүчеләр дә бүләкләр алды.