Зәй муниципаль районында «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында, когнитив тайпылышлары булган өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар өчен көндезге тору бүлегендә, Яңа елны бәйрәм итүгә багышланган чара узды. Очрашу узып баручы елның соңгы чарасы булды, анда катнашучылар Россиядә һәм башка илләрдә Яңа елны бәйрәм итү традицияләре турында күзаллауларын киңәйтеп кенә калмыйча, үзләренең иҗади сәләтләрен дә күрсәтә алдылар.
Чараның кунаклары хезмәт алучыларның әти-әниләре, туганнары һәм опекуннары, шулай ук район социаль яклау бүлеге башлыгы Эльмира Хуҗина, «Шатлык» үзәге директоры Людмила Симонова һәм «Яз» Татарстан төбәк иҗтимагый хәйрия оешмасы советы рәисе Татьяна Воропаева булдылар.
Социаль хезмәт алучылар җырладылар һәм чыршы тирәли биеделәр, иң кыю катнашучылар шигырьләр сөйләделәр һәм үзләре җырлар башкардылар. Кыш Бабай һәм Татьяна Воропаева «Яз» хәйрия оешмасыннан грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
Яңа ел кичәсе чәй өстәле артында тәмамланды.