2021 елда социаль якланмаган категория гражданнарга ярдәм күрсәтү буенча зур эш башкарылды

2021 елның 28 декабре, сишәмбе

Социаль якланмаган татарстанлыларга ярдәм күрсәтү максатыннан 2021 елда Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан комплекслы һәм планлы эш алып барылды.

Шулай итеп, агымдагы елда 3 яшьтән 7 яшькә кадәрге балаларга айлык түләүне бирү, гаилә керемнәренә бәйле рәвештә, түләү күләмен (50, 75, 100 %) билгеләүгә күпкә сыгылмалырак якын килүне исәпкә алып башкарылды. Яңа шартлар буенча пособие алучылар даирәсе киңәйтелде. Бу якынча 13 мең кешегә кагылды.

Түләүләр түбәндәге категорияләр өчен үтемлерәк булды:

- студентлары булган гаиләләр өчен, ягъни гаилә составында көндезге формада белем алучы 23 яшькә кадәрге балалар исәпкә алына;

- инвалидлар булган гаиләләр өчен (инвалид баланы, балачактан 1 төркем инвалидны карауны гамәлгә ашыручы затлар өчен компенсация түләүләре исәпкә алынмый);

- опекага алынган балалары булган гаиләләр өчен: пособиеләрне туган балаларына гына түгел, опекага алынган кешеләргә дә алырга мөмкин;

- әти-әнинең берсенең хезмәт эшчәнлегеннән керемнәре булмаган күп балалы гаиләләр өчен;

- хезмәт эшчәнлегеннән керемнәре булмаган ялгыз аналар өчен.

Шулай ук яңа шартлар буенча гаилә әгъзасының һичшиксез хезмәт яки иҗат эшчәнлегеннән кереме булырга тиеш. Ата-аналар акчаны бары тик керем булмау өчен объектив сәбәпләр булган очракта гына алырга мөмкин.

2021 елның 1 декабренә тиешле яшьтәге 48 234 баланың ата-аналары (законлы вәкилләре) айлык түләүләрне ала, 75 % балаларга түләү арттырылган күләмдә билгеләнгән.

Шулай ук беренче бала туу (уллыкка алу) белән бәйле рәвештә айлык түләү тәртибе турында гражданнарга тулырак мәгълүмат бирү өчен, 2021 елда Министрлык тарафыннан һәр гаиләгә түләү шартлары турында индивидуаль мәгълүмат җиткерүгә юнәлдерелгән эш оештырылды. Бу якынча 2,5 мең гаиләгә кагылды.

Яңа коронавирус йогышы таралуга каршы көрәш чаралары кысаларында түбәндәге чаралар оештырылды:

- 2021 елның 1 мартына кадәр беренче бала туу (уллыкка алу) белән бәйле рәвештә, 5 меңгә якын гражданга гаризаны кабат тапшырмыйча гына айлык түләү;

- субсидия бирү срогы 2020 елның 1 октябреннән 2021 елның 1 апреленә кадәр чыккан очракта, торак урыны һәм коммуналь хезмәт күрсәтүләр өчен түләүгә субсидияләр 43 мең гражданга гариза бирмичә генә бирелде.

Санитар-эпидемиологик хәлне исәпкә алып, пенсионерларга һәм бюджет өлкәсе хезмәткәрләренә дәвалану узу өчен юлламалар санаторийның гражданнарның яшәү урынына якын булуын исәпкә алып бирелде. 2021 елда 4 046 пенсионер һәм бюджет өлкәсендә эшләүче 1 330 хезмәткәр сәламәтләндерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International