Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгендә «Яңа елны бию, көлке һәм җыр белән бергә билгеләп үтик!» дигән чара оештырдылар. Очрашуда мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче гаиләләр катнашты.
Үзәк хезмәткәрләре көче белән Кыш Бабай, Кар Кызы һәм башка әкият персонажлары белән күңелле тамаша оештырылды. Бу тылсымлы бәйрәм көннәрендә балалар аеруча бәхетле иде. Алар рәхәтләнеп әйлән-бәйлән, күңелле уеннар уйнадылар, җырладылар, биеделәр, шигырьләр сөйләделәр. Соңыннан барлык балалар да татлы бүләкләр алдылар.