24 декабрь көнне Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында янгын очрагында эвакуация буенча планлы укулар узды.
Практик чараның башында янгын сигнализациясе эшләде. Өйрәнүләр барлык эвакуация чыгу юлларын кулланып, оешкан төстә үткәрелде. Тренировкада эвакуация чыгу юллары буенча хәрәкәтнең юнәлешләре дөрес планлаштырылды.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, янгынга каршы инструктажлар учреждениедә даими үткәрелә. Шулай ук белгечләр социаль хезмәт алучыларга янгын куркынычсызлыгының төп кагыйдәләрен искә төшереп, дәресләр дә үткәрәләр.