Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортына Апас районыннан килгән кунаклар килеп, якташларын якынлашып килүче бәйрәмнәр белән котладылар.
Бүгенге көндә Буа интернат-йортында Апас районыннан 10 кеше яши. Апас муниципаль районы башлыгы Айрат Җиһаншин исеменнән социаль хезмәт алучыларга Яңа ел бүләкләре тапшырылды.
Очрашу дустанә шартларда узды, яшәүчеләр үз якташларына игътибар һәм аларга карата җылы мөнәсәбәт өчен рәхмәт белдерделәр.
