Тәтеш интернат-йортында өлкәннәр белән эшләүдә хатирәләр терапиясен кулланалар

2022 елның 11 гыйнвары, сишәмбе

Хатирәләр терапиясе – өлкән яшьтәге кешеләр белән эшләүнең тәкъдим ителгән һәм нәтиҗәле технологияләренең берсе. Ул Тәтеш картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында да уңышлы кулланыла.

Психолог Наталья Самаркина социаль хезмәт алучылар белән коррекция эшендә терапияне куллана. Бу өлкән яшьтәге кешеләргә үз тормышларын яңадан карау, яңадан бәяләү һәм кабул итүдә ярдәм итә.

Фотосурәтләрне караганда өлкәннәр, үткәннәрне искә алып, хатирәләр белән уртаклаша, шул рәвешле аларның кәефе күтәрелә. Тыл хезмәтчәне Татьяна Михайловнаның, мәсәлән, шәхси фотосурәтләре күп, ул аларны яңадан карарга һәм үзенең вакыйгаларга бай тормышын искә алырга ярата.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International