2021 елда «Мәшгульлеккә ярдәм итү» проекты кысаларында 6,3 меңнән артык татарстанлы белем алуга кереште

2022 елның 11 гыйнвары, сишәмбе

2021 елда Татарстан Республикасында «Демография» милли проектының «Мәшгульлеккә ярдәм итү» федераль проекты кысаларында түбәндәге категория гражданнарны укыту оештырылган иде:

- эш эзләүче гражданнар, шул исәптән эшсез гражданнар;

- 50 яшь һәм аннан өлкәнрәкләр һәм пенсия алды яшендәге затлар;

- 3 яшькә кадәрге баланы карау буенча отпускта булган хатын-кызлар, мәктәпкәчә яшьтәге балалары булган эшләмәүче хатын-кызлар.

Белем бирүне оештыру өчен федераль бюджеттан грантлар төбәк операторлары белән килешүләр төзи торган өч федераль операторга бирелә:

- «Россия Федерациясе Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе» ЮҺБ ФДБМУ. Региональ оператор – әлеге югары уку йортының Татарстан Республикасындагы филиалы;

- «Милли тикшеренү Томск дәүләт университеты» ЮҺБ ФДБМУ. Региональ оператор – Казан (Идел буе) федераль университеты;

- «Һөнәри осталыкны үстерү агентлыгы» АКБО (Ворлдскиллс Россия)». Региональ оператор – «Һөнәри компетенцияләрне үстерү үзәге» АКБО.

Укуларның максаты – укулар узган гражданнарны эш белән тәэмин итү (эшкә урнашу яки үзмәшгуль сыйфатында, шәхси эшмәкәр буларак теркәү).

Белем бирү оешмалары укулар башланыр алдыннан гражданнар белән эшкә урнашуны (эш белән тәэмин ителүне саклау) буенча йөкләмәләрне күздә тоткан шартнамәләр төзи. Укулар тәмамланганнан соң гражданнар элеккеге эш урынында мәшгульлекне саклау яки яңа эш урынына эшкә урнаштыру буенча әлеге йөкләмәләрне үтәргә тиеш.

Уку процессында дистанцион һәм электрон технологияләр кулланылырга мөмкин. Бу белем бирү программасына бәйле.

Уку узу өчен гариза бирү, федераль операторлар һәм белем бирү оешмалары киселешендә төбәктәге белем бирү программалары исемлегеннән уку-укыту программасын сайлап алу «Россиядә эш» порталында (trudvsem.ru) гамәлгә ашырыла.

2021 елның 30 декабренә Татарстан Республикасы буенча барлыгы 7 805 гариза бирелгән. Укуга 6 313 татарстанлы кереште.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International