Халык сәнгатен популярлаштыру һәм мәдәни традицияләрне, тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен, этномәдәни күптөрлелекне, барлык халыкларның һәм этник җәмгыятьләрнең мәдәни үзенчәлеген саклау максатыннан 2022 ел илдә Халык сәнгате һәм Россия халыкларының матди булмаган мәдәни мирасы елы дип игълан ителде. Шул уңайдан Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приют тәрбиячеләре балалар белән тематик дәрес үткәрделәр.
Бәйрәм көннәрендә Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгечләре социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр буенча рейд уздырдылар.
6 нчы гыйнвар көнне Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Раштуадан алып Крещениегә кадәр» дигән интерактив дәрес үткәрелде.
Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты белгечләре тарафыннан Яңа ел каникуллары көннәрендә әзерләнгән программа өлкән яшьтәге гражданнар һәм яшь инвалидларның кызыксынуларын исәпкә алды.
Яңа ел каникуллары вакытында Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты тәрбиячесе Виктор Лифанов мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән куркыныч хәлләрдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында дәрес үткәрде.
6 гыйнварда Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияче Венера Якупова уен программасы үткәрде. Әлеге чарада мәктәп яшендәге 11 бала катнашты.
2021 нче елның декабрендә – 2022 нче елның гыйнварында биш көнлек эш атнасында 31 нче декабрь, 1-9 нчы гыйнвар көннәре ял көннәре булып санала.
Бүген Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгечләре социаль хезмәт алучы гаиләләр өчен бик күп кызыклы Яңа ел уеннары һәм күңел ачу чаралары әзерләгән иде. Балаларга янына бәйрәмгә кунакка буйлы курчаклар, әкият персонажлары, Кыш Бабай һәм Кар кызы килде. Башта алар балалар белән уеннар, әйлән-бәйлән уйнадылар, ә балалар Кыш Бабайга шигырьләр сөйләделәр.
ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә. Бу хезмәттәшлек эш кешеләренең хезмәт хокукларын саклауны, атап әйткәндә, тулы хезмәт хакын үз вакытында бирдертүдән гыйбарәт.
Яңа ел алдыннан Балтач районының «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре 5 һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче гаиләләргә азык-төлек тартмалары тапшырдылар.