Юлларда балалар имгәнүләрен кисәтү буенча эш кысаларында 8 гыйнварда Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Юлда дисциплина» дигән дәрес узды. Аны тәрбияче Елена Зверева үткәрде.
Чарада мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән пассажир һәм җәяүле кебек төшенчәләрне карадылар, аннан соң юл билгеләрен игътибар белән карадылар, аларның әһәмияте һәм җәяүлеләр өчен файдасы турында сөйләштеләр. Шулай ук яшь юл хәрәкәтендә катнашучыларга яктылыкны чагылдыручы элементларның өстенлекләре турында да искә төшерделәр.
Төрле ситуацияләр уйнатып, мәктәпкәчә яшьтәге балалар юлда куркынычсызлык кагыйдәләре буенча белемнәрен ныгыттылар.