Бүген Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләр урманда булдылар. Социаль хезмәтләр алучылар кышкы урман һәм табигатьнең матурлыгына сокландылар, кардагы эзләр нинди урман җәнлекләренә ия булулары турында уйландылар. Шулай ук өлкәннәр кошлар өчен җимлекләрдә җим калдырдылыр.
Саф һавада йөрү интернат-йорт карамагындагыларны энергия һәм яхшы кәеф белән сөендерде.
