2022 елның 1 гыйнварыннан эш бирүчеләр вакансияләрне «Россиядә эш» порталында урнаштырырга тиеш. Халыкны эш белән тәэмин итү турындагы законга тиешле үзгәрешләр 2021 елның 28 июнендә кабул ителгән 219-ФЗ номерлы федераль закон нигезендә кертелде.
Шулай итеп, вакансияләр турында мәгълүматларны бердәм порталда күрсәтергә тиешләр:
- алдагы ел өчен исемлек буенча уртача саны 25 кешедән артык булган оешмалар;
- шул ук сандагы хезмәткәрләре булган яңа төзелгән, шул исәптән яңадан төзелгән юридик затлар;
- дәүләт хакимияте органнары һәм җирле үзидарә органнары.
Моннан тыш, 2021 елның 1 июленнән «Россиядә эш» сайты аша биш көнлек срокта мәшгульлек хезмәтеннән килгән эш эзләүчене эшкә алу яки алмау турында хәбәр итәргә кирәк.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, бүген эшсез дип тану процессы максималь дәрәҗәдә гадиләштерелгән. Әгәр элек эшсез кеше буларак исәпкә кую өчен мәшгульлек хезмәте органнарына шәхсән мөрәҗәгать итәргә һәм берничә документ тапшырырга кирәк булса, хәзер бары электрон формада гариза тапшырырга гына кирәк. Халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте органнары барлык кирәкле мәгълүматларны ведомствоара хезмәттәшлек тәртибендә мөстәкыйль ала.
Исегезгә төшерәбез, хәзерге вакытта эш бирүчеләр ай саен мәшгульлек хезмәте органнарына буш эш урыннары һәм вакантлы урыннар, билгеләнгән квота нигезендә инвалидларны эшкә урнаштыру өчен булдырылган яки бүленеп бирелгән эш урыннары турында мәгълүмат бирергә тиеш (Россия Федерациясендә халыкны эш белән тәэмин итү турында законның 25 статьясы).