«Кайгырту» приютында тәрбияләнүчеләр белән «Гадәтләр йөге» дигән дәрес үткәрделәр

2022 елның 11 гыйнвары, сишәмбе

10 гыйнварда Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында социаль педагог Наталия Смелова мәктәп яшендәге балалар белән «Гадәтләр йөге» дигән дәрес үткәрде. Чараның максаты – үз-үзеңне анализлау күнекмәләрен камилләштерү һәм начар гадәтләрдән арынуның кулай ысулларын эзләү.

Дәрестә балалар сәламәтлеккә йогынты ясый торган зарарлы гадәтләр турында белделәр, аларның кеше өчен нинди куркыныч тудыруын һәм әйләнә-тирәдәгеләр тарафыннан басымга каршы тору юлларын ачыкладылар. Тәрбияләнүчеләр файдалы һәм зарарлы гадәтләрне сурәтләгән рәсемнәр ясадылар, «Барлык кыйммәтле һәм әһәмиятле нәрсәләр тырышлык таләп итә» дигән притча белән таныштылар һәм яхшы гадәтләрне үстерергә һәм начарларны булдырмас өчен үзеңне ничек тотарга дигән нәтиҗә ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International