«Кайгырту» приютында тәрбияләнүчеләр терапевтик әкият тыңладылар

2022 елның 11 гыйнвары, сишәмбе

Балаларны мәктәпкә җайлаштыру, мәктәп конфликтларына коррекция ясау максатыннан 11 гыйнварда Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приют педагог-психологы Наталья Конова кече мәктәп яшендәге балалар белән «Урман мәктәбе» коррекцион әкиятләр җыентыгыннан «Укытучы өчен букет» дигән терапия әкиятен уку буенча дәрес үткәрде.

Очрашу сәламләү сүзе белән башланып китте, шуннан соң балаларга әкият тыңларга тәкъдим ителде. Балалар әкият турында фикер алышуда актив катнаштылар, урман геройларының гамәлләрен анализладылар. Әкият геройлары өчен борчылып, дәрестә катнашучылар үз хисләренә дә мөрәҗәгать иттеләр, чөнки кече яшьтәге мәктәп балаларына үз гамәлләрен әкияти образлар аша рефлекслау җиңелрәк.

Аннан соң приютта тәрбияләнүчеләр әкиятнең ошаган өлешенә рәсем ясадылар, ни өчен теге яки бу әкият фрагменты күңелгә якын булуын аңлаттылар. Социаль педагог сүзләренә караганда, мондый эш балаларда мәктәп хәвефен киметергә мөмкинлек бирә, реаль тормышта үз-үзеңне тотуның уңай модельләрен формалаштыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International