Министрлык 2021 елга йомгак ясады һәм киләчәккә бурычлар билгеләде

2022 елның 14 гыйнвары, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының «Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау: 2021 ел нәтиҗәләре һәм 2022 елга бурычлар» дигән йомгаклау коллегиясе утырышы узды.

Министр Эльмира Зарипова үз чыгышында 2021 елда ведомство эше нәтиҗәләре, гражданнарга, шул исәптән балалы гаиләләргә социаль ярдәм чаралары, республиканың хезмәт базарындагы вәзгыять, хезмәтне саклау, ярлылыкка каршы көрәш, шулай ук милли проектларны гамәлгә ашыру нәтиҗәләре турында сөйләде.

Коллегия утырышында шулай ук статс-секретарь – Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министры урынбасары Андрей Пудов һәм Татарстан Республикасы премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин чыгыш ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International