2019 елдан Зәй районында «Демография» милли проектының «Өлкән буын» проекты кысаларында авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнарны диспансерлаштыру узу өчен үзәк район хастаханәсенә илтү гамәлгә ашырыла. Моның өчен «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең федераль программа буенча нәкъ менә шушы максатлар өчен алынган махсуслаштырылган автомобиленнән файдаланалар.
Өлкән кешеләрнең сәламәтлеген саклау өчен мөһим булган әлеге эш хәзерге эпидемиологик вәзгыять аркасында туктатылмады. Хәзер Зәй үзәк район хастаханәсенә өлкән яшьтәге кешеләрне вакцинацияләүгә, ә COVID-19 белән авырган һәм инде терелгәннәрне тирәнтен диспансерлаштыру узу өчен китерәләр.
Авыл җирендә яшәүче һәм көндезге бүлектә социаль хезмәтләр алучылар да игътибардан читтә калмады. Аларны «Шатлык» үзәгенә илтүне оештыру турында карар кабул ителде. Бүлекчә карамагындагылар үзләренең белгечләре янына бик теләп киләләр, аларга үзләрен күрсәтергә, үз мөмкинлекләрен һәм талантларын ачарга ярдәм итәләр, үзара аралашырга өйрәтәләр. Биредә алар өчен тернәкләндерү чаралары, иҗат белән шөгыльләнү, бәйрәмнәр һәм тематик кичәләр үткәрелә.