Татарстан Республикасында 2021 елда 8 428 социаль контракт төзелгән, алар 25 меңгә якын кешене колачлаган. Һәр икенче социаль контракт эшкә урнаштыру максаты белән төзелгән.
Республика Президенты Р.Н. Миңнеханов тарафыннан социаль контракт инструменты белән колачлауны киңәйтүгә юнәлдерелгән йөкләмәләр бирелде. Әйтик, элек социаль контрактлар системасы белән колачланмаган милек белән тәэмин ителеш дәрәҗәсен билгеләгәндә 90 нчы елларда гражданнарга күпләп бирелгән пай җирләре исәпкә алынган авылда яшәүче аз тәэмин ителгән кешеләр 2022 елдан социаль контрактлар төзи ала. Бу системага тагын 600 авыл кешесен җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк.
2022 елгы яңалыклар:
- социаль контракт төзегәндә индивидуаль эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашыру өчен бер тапкыр бирелә торган түләү күләме 150 мең сумга кадәр арттырылачак (2021 елда 75 мең сум иде);
- гаиләнең (гражданның) мөлкәти тәэмин ителеш дәрәҗәсен билгеләгәндә исәпкә алына торган күчемсез милек исемлегеннән мәйданы 15 квадрат метрдан артмаган хуҗалык корылмалары (биналар) төшереп калдырылачак. Бу үз милкендә сарайлар, яшелчә саклагычлары, кладовкалар булган аз керемле гражданнарга социаль ярдәм чаралары алырга мөмкинлек бирәчәк.