Республика 2023 елда Казан шәһәрендә Махсус Олимпиада уеннарын үткәрүгә актив әзерләнә. Әлеге масштаблы чарага әзерлек кысаларында психик бозылулары булган гражданнар өчен барлык интернат-йортларда менталь тайпылышлары булган инвалидларны беренчел көнкүреш күнекмәләренә һәм социальләштерүгә укыту оештырылды. Барлык чараларда югары потенциалы булган 164 кеше катнаша.
«Идел» Инвалидларны социаль тернәкләндерү республика үзәге базасында уку (тренировка) бүлегендә 89 кеше тернәкләндерү курсы узды.
Хәзерге вакытта 53 социаль хезмәт алучы интернаттан читтә озатыла торган яшәүгә чыгарга әзер.
Тернәкләндерү үзәкләрендә, интернат-йортларда Махсус Олимпиада идеяләрен пропагандалау кысаларында «Яшь атлет», «Хәрәкәт активлыгының тренировкасы (МАТР)», «FIT-5 (яхшы физик форма)» программалары кертелде.
Дәрвишләр бистәсенең психик тайпылышлары булган балалар өчен интернат-йортында тәрбияләнүчеләр флорбол буенча Бөтенроссия спартакиадасында 3 нче урынны яуладылар һәм хатын-кызлар флорболы буенча грант-проект оттылар.