Республикада минималь хезмәт хакы 16 700 сум тәшкил итә

2022 елның 14 гыйнвары, җомга

Халыкның тормыш сыйфаты мәсьәләсе хезмәткә түләү дәрәҗәсе белән бәйле. Татарстан Республикасы хезмәт хакы дәрәҗәсе буенча Идел буе федераль округы төбәкләре арасында алдынгы позицияләрне били, район коэффициентларын исәпкә алып, Пермь краеннан кала 2 нче урында тора. 2021 елның гыйнвар-октябрь айларында төбәк буенча уртача хезмәт хакы 43 110,4 сум тәшкил иткән.

Социаль партнерлык кысаларында төзелгән 2022 елга минималь хезмәт хакы турындагы килешү кысаларында бюджеттан тыш сектор предприятиеләре өчен минималь хезмәт хакы 16 700 сум дәрәҗәсендә билгеләнгән (2021 елда – 15 400).

2021 ел өчен 561 оешмага (анда 1 743 хезмәткәргә хезмәт хакы минималь хезмәт хакы турындагы закон таләпләрен бозып түләнде) 6,0 млн сумга хезмәт хакы һәм салымнар күчерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International