Ел саен төрле яшьтәге 18 меңгә якын инвалид тернәкләндерү хезмәтләре ала

2022 елның 14 гыйнвары, җомга

2021 ел башына республикада 290,8 мең инвалид исәпләнә, шул исәптән 16 мең инвалид бала.

Республикада төзелгән система ел саен 18 мең инвалидка һәм инвалид балаларга реабилитация хезмәтләре күрсәтү мөмкинлеге бирә.

Реабилитация нәтиҗәләре буенча 9,1 мең кеше хәрәкәт итү функцияләрен торгызды, 10,9 мең татарстанлы когнитив функцияләрне яхшыртты һәм 12,0 мең кеше социаль-көнкүреш күнекмәләрен ныгытты.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Татарстан Республикасы 2019 елдан башлап 18 төбәк арасында беренчеләрдән булып инвалидларны, инвалид балаларны комплекслы тернәкләндерү һәм абилитацияләү системасын формалаштыру проектында катнаша.

Шушы еллар эчендә 5,5 мең гаилә тернәкләндерүдә өзлексез һәм системалы якын килүне тәэмин итү максатларында инвалид баланы өй шартларында тернәкләндерү күнекмәләренә ия булды.

ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгына караган 18 оешма һәм ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының инвалидларга тернәкләндерү, шулай ук иртә ярдәм күрсәтүче 8 оешмасы комплекслы тернәкләндерү һәм абилитация программасын тормышка ашыру кысаларында 30, 9 млн сумлык тернәкләндерү җиһазлары белән тәэмин ителгән, 201 белгечне укыту оештырылган, ведомствоара хезмәттәшлек тәэмин ителгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International