«Туган кешеләр» клубы эше кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге психологы Наталья Емельянова 12 гыйнвар көнне «Якын кешеләр турында сөйләшик» дигән дәрес үткәрде. Чара социаль хезмәт алучылар өчен, аларның гаиләләрендә психологик микроклиматны яхшырту максатыннан оештырылды.
Дәрес башында психолог катнашучыларга «Уңышлы йорт» уенын уйнарга тәкъдим итте: чиратлашып катнашучылар үзләренең бәхетле йортында һичшиксез булырга тиешлеге нәрсәләр турында сөйләделәр. Алга таба катнашучылар төрле күнегүләр үтәделәр. «Мин – ата-ана» психологик уены гаиләдәге кече әгъзалар белән үз-үзеңне тоту стереотипын үзгәртеп карарга мөмкинлек бирде.
Чара ахырында психолог барлык катнашучыларга да белешмәлек таратты.