«Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында Буа муниципаль районындагы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә өлкән яшьтәге гражданнарның һәм инвалидларның ялын оештыру һәм иҗади потенциалын үстерү буенча эш дәвам итә. Моның өчен уен терапиясе актив кулланыла.
Бүген социаль эш буенча белгеч үз карамагындагы Наҗия Хәбибулла кызы янына барды. Өлкән кеше яшьлеген искә алырга һәм домино, лото уйнарга теләк белдерде. Очрашу бик кызыклы һәм мавыктыргыч үтте.
Чараны оештыручы уен терапиясе – өлкәннәр өчен файдалы ял, дип саный. Уен барышында күрү сәләте һәм хәрәкәтләрне координацияләү яхшыра, борчу хисе кими, деменцияне профилактикалау тәэмин ителә. Бу социаль адаптация өчен дә файдалы.