Балаларда һөнәрләр дөньясы турында күзаллауны формалаштыру, булачак һөнәрне сайлау өчен җаваплылык формалаштыру максатыннан 18 гыйнварда Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты тәрбиячесе Лилия Ещева «Һөнәрләр дөньясы» дип исемләнгән дәрес үткәрде.
17 гыйнвардан 4 февральгә кадәр узган Холокост корбаннарын искә алу атнасы кысаларында Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты берничә чара оештырды.
Буа районы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Күңел яшь булса, безгә яшь бәла түгел!» дигән проектны тормышка ашыру дәвам итә. 19 гыйнвар көнне өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгече социаль хезмәт алучы белән индивидуаль дәрес үткәрде.
Холокост корбаннарын искә алу атнасы кысаларында 19 гыйнвар көнне Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәт коллективы белән мәгълүмат сәгате үткәрделәр.
Бүген Лениногорск районында «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге коллективының йомгаклау җыелышы булып узды.
Кукмара «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә һөнәри юнәлеш бирү эшенә зур игътибар бирелә. Бүген стационар төркем балалары белән «Һөнәрләр дөньясына сәяхәт» дигән дәрес үткәрелде.
Саф һавада йөрү – теләсә кайсы яшьтә сәламәт яшәү рәвешенең мөһим өлешләреннән берсе булып тора. Бигрәк тә саф һавада йөрү сәламәтлеге белән проблемалары булган өлкәннәр өчен мөһим. Авыруга карамастан, алар тормыш сыйфатын яхшырта һәм тернәкләндерү процессында булыша.
«Демография» илкүләм проектының «Өлкән буын» федераль проектын тормышка ашыру кысаларында Тәтеш муниципаль районында авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк затларны диспансерлаштыру һәм профилактик медицина тикшерүләрен үткәрү өчен үзәк район хастаханәсенә китерү дәвам итә.
Югары Осланның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында кызыклы технологияләр кулланыла башлады. Мәсәлән, социаль хезмәт алучылар агач күмер графикасы белән шөгыльләнәләр. Хезмәт буенча инструктор Светлана Боткова җитәкчелегендә бүген «Иҗат шатлыгы» түгәрәгендә катнашучылар пейзажлар ясадылар.
2022 елның 19 гыйнварына республиканың мәшгульлек үзәкләрендә рәсми рәвештә теркәлгән 10 421 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 690 кешегә кимрәк. Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 0,51 % тәшкил итә.