«Шәфкать» тернәкләндерү үзәге карамагындагы балалар өчен һөнәри юнәлеш бирүче чара уздырганнар

2022 елның 19 гыйнвары, чәршәмбе

Кукмара «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә һөнәри юнәлеш бирү эшенә зур игътибар бирелә. Бүген стационар төркем балалары белән «Һөнәрләр дөньясына сәяхәт» дигән дәрес үткәрелде.

Башта тәрбияләнүчеләр Кукмара районы уку йортларында үзләштерергә мөмкин булган төп һөнәрләр турында презентация карадылар. Аннары «Һөнәр сайлау компасы» метафорик ассоциатив карта ярдәмендә балалар «Барысын да белергә телим», «Һөнәрләр дөньясына ишекләр» күнегүләрен үтәделәр. Алар һөнәри осталыкларын аңларга һәм анализларга, һөнәрләр типологияләрен ачыкларга ярдәм иттеләр.

Мондый дәресләрнең максаты – балаларның һөнәрләр дөньясы турында күзаллауларын киңәйтү, танып-белү процессларын үстерү, һөнәрләр турында яңа белемнәр алу. Һөнәрне дөрес сайлау үзенең иҗади потенциалын тормышка ашырырга, кәефне төшермәскә, үз-үзеңне иртәгәсе көнгә ышанычсызлыктан сакларга мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International