Буа районы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Күңел яшь булса, безгә яшь бәла түгел!» дигән проектны тормышка ашыру дәвам итә. 19 гыйнвар көнне өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгече социаль хезмәт алучы белән индивидуаль дәрес үткәрде. Очрашуның максаты – өлкән кешенең тормыш сыйфатын күтәрү, аның психик һәм физик сәламәтлеген торгызу һәм саклау.
Белгеч өй шартларында физиотерапевтик процедураларны үткәрү өчен махсус эшләнгән «Алмаг» дәвалау аппаратын кулланып физик тернәкләндерү буенча мастер-класс үткәрде. Комплекслы үзәк хезмәткәре социаль хезмәт алучыны аппаратны куллану буенча инструкция белән таныштырды, шулай ук аппаратны куллануга каршылыклар турында сөйләде.
Өлкән кеше бик күп файдалы мәгълүмат алды һәм чарадан канәгать калды. Белгеч фикеренчә, мондый дәресләр өлкәннәргә тормыш белән кызыксынуны торгызырга, сәламәтлекне һәм гомуми хәлне яхшыртырга ярдәм итә, шулай ук кәефне күтәрә.