ЯҢАЛЫКЛАР


19
гыйнвар, 2022 ел
чәршәмбе

Соңгы мәгълүматларга караганда, Яр Чаллыда рәсми рәвештә теркәлгән 1 035 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 106 кешегә кимрәк.

18 гыйнварда Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы Гөлнара Пряничникова социаль хезмәт алучылар белән «Синең тормышың – синең җаваплылыгың» дигән темага профилактик сәгать үткәрде.

Зәй муниципаль районында кирәкле ярдәм алу, тормыш сыйфатын күтәрү, гаилә иминсезлеген кисәтү һәм булдырмау, гаиләне бала өчен саклау максаты белән балалы гаиләләрне социаль озата бару технологиясен гамәлгә ашыру дәвам итә.

Тәтеш районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре «Үз куллар белән тылсым» проектын тормышка ашыруны дәвам итәләр. Ул Татарстан Республикасында «Иҗтимагый инициатива – 2021» социаль проектлар конкурсында җиңүче дип табылды.


18
гыйнвар, 2022 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова эш визиты белән Балык Бистәсе муниципаль районында булды.

Менделеевск районы «Өмет Яры» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләре «Стоп! Җинаятьчеләр!» дигән темага мәгълүмат сәгате уздырды. Чара социаль хезмәтләр алучыларны җинаятьчелек төрләре белән таныштыруга һәм хезмәт күрсәтүчеләргә карата хокукка каршы гамәлләр булдырмауга юнәлдерелгән.

17 нче гыйнвар көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгендә янгын һәм гадәттән тыш хәлләрдә эвакуацияләү буенча өйрәнүләр узды.

17 гыйнвар көнне Балтач районында «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы яшүсмерләрне наркотик матдәләр һәм аларның кеше организмына зыяны турында мәгълүмат белән таныштыру максатыннан «Мин дөрес сайлау ясыйм» дигән дәрес үткәрде.

Гриппны, ОРВИ һәм коронавирусны профилактикалау – авыруларны булдырмауга юнәлдерелгән бердәм чаралар комплексы. Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында иммунитетны арттыру өчен медикаментоз булмаган метод – галотерапия кулланалар.

Россиядә ел саен дистәләрчә мең граждан югала, шул исәптән җәмәгать урыннарында да. Еш кына адашкан кешеләр нәрсә эшләргә һәм ярдәм сорап кая мөрәҗәгать итәргә белми. Бу проблеманы хәл итү өчен югалган кешеләрне эзләү үзәге һәм «ЛизаАлерт» эзләү-коткару отряды «Куркынычсызлык утравы» социаль проектын башлап җибәрделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International