Холокост корбаннарын искә алу атнасы кысаларында 19 гыйнвар көнне Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәт коллективы белән мәгълүмат сәгате үткәрделәр.
Үзәк шәһәр китапханәсе хезмәткәрләре нацистлар концлагерьларында фаҗигале еллар һәм массакүләм җимерелүләр истәлегенә очрашу уздырдылар. «Ышаныч» үзәге белгечләре аерым тоткыннарның тормышыннан, аларның батырлыклары турында тарихлар ишеттеләр, бу вакыйгалар турында кинофильмнардан өзекләр карадылар.
Социаль хезмәтләр алучы Виктор Теленков – концлагерьларның балигъ булмаган элеккеге тоткыны. 1943 елда аның гаиләсе Калуга өлкәсендә яшәгән вакытта, фашистлар армиясе тарафыннан бу территория оккупацияләнә. Аларның йортында берничә немец урнаша, ә бер яшьлек Викторны әнисе, сеңлесе һәм энесе белән бергә землянкага җибәрәләр. Аның фикеренчә, Холокост темасы бик авыр, әмма аны белергә һәм истә тотарга кирәк.