ЯҢАЛЫКЛАР


21
гыйнвар, 2022 ел
җомга

Россия халыкларының халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елы кысаларында 20 гыйнварда 11 нче социаль участокта Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Ксения Ведерникова «Гыйнвар калейдоскобы» дип исемләнгән интерактив дәрес үткәрде. Әлеге чарада 15 балигъ булмаган бала катнашты.

«Кем булырга?» эш программасы кысаларында Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияче Татьяна Ильдияркина «Мәктәп» сюжетлы-рольле уен үткәрде. Чарада мәктәпкәчә яшьтәге балалар катнашты.


20
гыйнвар, 2022 ел
пәнҗешәмбе

ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә. Бу хезмәттәшлек эш кешеләренең хезмәт хокукларын саклауны, атап әйткәндә, тулы хезмәт хакын үз вакытында бирдертүдән гыйбарәт.

Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге психологы Наталья Емельянова «Ябык даирәдән чыгу» клубы кысаларында 19 гыйнвар көнне «Бәйлелек» методикасы ярдәмендә төркемле психиагностика үткәрде. Диагностика социаль хезмәтләр алучылар арасында гаилә эчендәге мөнәсәбәтләрне тикшерү максаты белән үткәрелде.

Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге базасында социаль хезмәт алучылар өчен «Барысын да белергә телим» дип исемләнгән интеллектуаль онлайн-викторина үткәрелде. Чараның максаты – әйләнә-тирәлеккә карашны киңәйтү һәм когнитив функцияләрне яхшырту, иҗади сәләтләрне һәм логик фикерләүне үстерү иде.

Эш бирүчеләр ай саен халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте органнарына инвалидларны эшкә урнаштыру өчен билгеләнгән квотага туры китереп, инвалидларны эшкә урнаштыру өчен буш эш урыннары һәм вакантлы вазыйфалар, шул исәптән әлеге эш урыннары турында мәгълүмат булган локаль норматив актлар, инвалидны эшкә алу өчен квота турында мәгълүмат бирергә бурычлы.

Кукмараның «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Кышлаучы кошларга ярдәм итик» дигән танып-белү чарасы узган. Ул балаларның танып-белү активлыгын үстерүгә, туган як фаунасына сак караш тәрбияләүгә, социаль-әхлакый сыйфатларны үстерүгә юнәлдерелгән.

18 гыйнварда Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре үз карамагындагы өлкән кешене туган көне белән котладылар.

Социаль хезмәт алучылар белән тернәкләндерү эшендә Тәтеш өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты психологы Наталья Самаркина аяк-кул хәрәкәтләрен имитацияләүче декоратив элементлар һәм тренажерлар белән тактиль панельне куллана.

18 гыйнвар көнне Тәтеш районында хәйрия миссиясе белән «Игелек салават күпере» Мохтаҗларга ярдәм итү хәйрия фонды хезмәткәрләре булып китте. «Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре фонд белән 2019 елдан бирле хезмәттәшлек итәләр. Бу вакыт эчендә районның 26 гаиләсенә хәйрия ярдәме күрсәтелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International