Буа интернат-йортында мөмкинлекләре чикле кешеләр белән һәркөн саф һавада йөриләр

2022 елның 19 гыйнвары, чәршәмбе

Саф һавада йөрү – теләсә кайсы яшьтә сәламәт яшәү рәвешенең мөһим өлешләреннән берсе булып тора. Бигрәк тә саф һавада йөрү сәламәтлеге белән проблемалары булган өлкәннәр өчен мөһим. Авыруга карамастан, алар тормыш сыйфатын яхшырта һәм тернәкләндерү процессында булыша.

Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты хезмәткәрләре көн саен карамактагылар белән урамда йөриләр. Саф һавада чаралар иммунитетны ныгытырга, организмның гомуми торышын яхшыртырга ярдәм итә. Шулай ук йөрү үз-үзеңне хис итүгә уңай йогынты ясый.

«Даими рәвештә урамга чыгу – көчле иммунитет, сыйфатлы йокы, яхшы кәеф һәм нык сәламәтлек нигезе», – ди өлкән шәфкать туташы Марина Сайкина.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International