«Демография» илкүләм проектының «Өлкән буын» федераль проектын тормышка ашыру кысаларында Тәтеш муниципаль районында авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк затларны диспансерлаштыру һәм профилактик медицина тикшерүләрен үткәрү өчен үзәк район хастаханәсенә китерү дәвам итә.
2022 елның 10 гыйнварыннан башлап районның 8 авылыннан 34 өлкән яшьтәге граждан медицина тикшерүен узды инде. Быел диспансерлаштыруга Тәтеш районының 1 185 өлкән яшьтәге гражданын һәм инвалидын китерергә планлаштыралар.
Диспансерлаштыруга «Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең махсус автотранспортында алып баралар. Теләге булган пенсионерларның билгеле авырулар буенча консультацияләр алу өчен медицина учреждениесенә тар белгечләргә килү мөмкинлеге бар.