2022 елның 19 гыйнварына республиканың мәшгульлек үзәкләрендә рәсми рәвештә теркәлгән 10 421 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 690 кешегә кимрәк. Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 0,51 % тәшкил итә.
Татарстан Республикасы мәшгульлек үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан хәбәр ителгән ихтыяҗ 54 773 вакансиядән гыйбарәт. Хисап атнасында эш бирүчеләр 2 080 вакантлы эш урыны тәкъдим итте. Хезмәт базарында киеренкелек коэффициенты шартлы рәвештә бер вакансиягә 0,2 кеше тәшкил итә.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, яңа эшсезләрнең 177 элек хезмәт эшчәнлеген башкарган. 23 кеше оешма бетерелүгә яки хезмәткәрләр штаты кыскаруга бәйле рәвештә рәсми эшсез кеше статусы алды.