Балаларда һөнәрләр дөньясы турында күзаллауны формалаштыру, булачак һөнәрне сайлау өчен җаваплылык формалаштыру максатыннан 18 гыйнварда Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты тәрбиячесе Лилия Ещева «Һөнәрләр дөньясы» дип исемләнгән дәрес үткәрде.
Дәрес вакытында тәрбияләнүчеләр нинди һөнәрләр барлыгын, аларны ничек дөрес сайларга, нинди белгечлекләргә бүген ихтыяҗ барлыгын белделәр. Шулай ук балалар ветеринар һәм грумер эшчәнлегенең нечкәлекләре белән таныштылар.
Танып-белү әңгәмәсеннән соң балалар зур кызыксыну белән тематик уеннар уйнадылар. Алар һөнәрләр турында бик яхшы белемнәрен, эрудицияләрен, тапкырлыкларын һәм юмор хисе күрсәттеләр.