Бүген Лениногорск районында «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге коллективының йомгаклау җыелышы булып узды.
Учреждение директоры Елена Ахмеджанова үз чыгышында үзәкнең 2021 елдагы эш нәтиҗәләре, өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларны озак вакытлы карау системасын гамәлгә кертү, менталь инвалидлык булган затларны уңышлы социальләштерү технологияләре, шулай ук белгечләрнең конкурс эшчәнлегендә катнашуы турында сөйләде.
Комплекслы үзәкнең хисап җыелышында шулай ук баш бухгалтер Лилия Фәхретдинова һәм башлангыч профсоюз оешмасы рәисе Наталья Гасыймҗанова чыгыш ясадылар.
Иң яхшы хезмәткәрләр Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының рәхмәт хатлары һәм мактау грамоталары белән бүләкләнделәр.