ЯҢАЛЫКЛАР


21
гыйнвар, 2022 ел
җомга

2022 елның 10 гыйнварыннан республиканың Лениногорск районында авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк затларны диспансерлаштыру һәм Сovid-19дан вакцинация үтү өчен медицина оешмаларына китерү эше дәвам итә.

Кичә, 20 гыйнвар көнне, «Парковый ретрит» технологиясен гамәлгә ашыру кысаларында Лениногорск районында «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә саф һавада йөрү формасында дәрес үткәрелде. 

18 гыйнварда Татарстан Республикасында игълан ителгән цифрлаштыру елы кысаларында Казан шәһәренең «Здравушка» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә 14 нче музыка мәктәбенең онлайн-концерты узды. Чыгышның дистанцион формасы санитар-эпидемиологик кагыйдәләрне үтәү максаты белән сайланган иде.

Минзәлә районының «Умырзая» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Зарарлы гадәтләр» темасына тренинг элементлары белән дәрес үткәргәннәр.

Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә 20 гыйнвар көнне сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау буенча чара узган. Аны социаль эш буенча белгеч Инна Кириченко үткәрде.

«Кар десанты» акциясе кысаларында Югары Ослан районы «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйгә килеп социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләре өлкәннәргә кар чистартуда ярдәм күрсәткәннәр.

20 нче гыйнварда Алабуга «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Халыкара кышкы спорт төрләре көненә һәм Махсус Олимпиадага багышланган бәйрәм чарасы узды.

20 гыйнвар көнне Алабуга «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге карамагындагы балалар «Кышын кошларны ашатыгыз» дигән табигатьне саклау акциясендә катнаштылар.

Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында медицина тернәкләндерүенә зур игътибар бирелә. Шул ук вакытта өлкән кешеләрнең һәм инвалидларның сәламәтлеге, психоэмоциональ торышы белән бәйле күп төрле проблемаларны хәл итү өчен медикаментоз дәвалау гына кулланылмый.

Югары Осланның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында кызыклы театральләштерелгән чара православ бәйрәме Чукынуга багышланды. Учреждение фойесында Иоанн улы Иоанн Чукындыручының туган көненә багышланган чара оештырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International