Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында медицина тернәкләндерүенә зур игътибар бирелә. Шул ук вакытта өлкән кешеләрнең һәм инвалидларның сәламәтлеге, психоэмоциональ торышы белән бәйле күп төрле проблемаларны хәл итү өчен медикаментоз дәвалау гына кулланылмый.
Социаль хезмәтләр алучыларның авыруларын кисәтү өчен «Фитотрон» аромафитогенераторы бик еш кулланыла. Ароматерапия методы физиологик яктан куркынычсыз, чөнки сулыш мохите табигый мохиткә хас оча торган фракцияләрдән тора. Эфир майларының сулыш юллары аша керүе антиоксидантларга, микробларга, вирусларга тәэсир итә.
Социаль хезмәт алучылар ароматерапия сеансларына бик теләп йөри.