Өлкән яшьтәге лениногорскилыларны диспансерлаштыру һәм вакцинация үтү өчен медицина оешмаларына китерәләр

2022 елның 21 гыйнвары, җомга

2022 елның 10 гыйнварыннан республиканың Лениногорск районында авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк затларны диспансерлаштыру һәм Сovid-19дан вакцинация үтү өчен медицина оешмаларына китерү эше дәвам итә. Әлеге чаралар «Демография» илкүләм проектының «Өлкән буын» федераль проектын тормышка ашыру кысаларында «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге тарафыннан үзәк район хастаханәсе белән берлектә тормышка ашырыла.

2021 елда Лениногорск районында медицина учреждениеләренә авыл җирлегендә яшәүче 1 476 кеше китерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International