Кичә, 20 гыйнвар көнне, «Парковый ретрит» технологиясен гамәлгә ашыру кысаларында Лениногорск районында «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә саф һавада йөрү формасында дәрес үткәрелде. Социаль эш буенча белгеч Альбина Хәбирова белән бергә өлкән яшьтәге кешеләр кышкы парк һәм шәһәр скверы буйлап сәяхәт кылдылар.
Әлеге чарада дүрт социаль хезмәтләр алучы катнашты. Өлкән кешеләр сәяхәттән канәгать калдылар, бик күп уңай эмоцияләр алдылар, уңай энергия тупладылар. «Парковый ретрит» технологиясе физик сәламәтлекне генә түгел, эмоциональ халәтне дә яхшыртырга һәм хәтта депрессияне дә җиңәргә ярдәм итә.