«Исток-Башлангыч» үзәгендә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау

2022 елның 21 гыйнвары, җомга

Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә 20 гыйнвар көнне сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау буенча чара узган. Аны социаль эш буенча белгеч Инна Кириченко үткәрде.

Яшь социаль хезмәт алучыларга «Сәламәтлек иленә сәяхәт» дигән видеоролик күрсәттеләр. Яшүсмерләр дәрес темасы буенча булган белемнәрен ныгыттылар һәм начар гадәтләрне профилактикалау буенча өстәмә мәгълүмат алдылар.

Танып-белү әңгәмәсеннән соң чарада катнашучылар «Сәламәт булу ничек мөһим» дигән буклетлар алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International