ЯҢАЛЫКЛАР


24
гыйнвар, 2022 ел
дүшәмбе

21 нче гыйнварда Яр Чаллының «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Россия халыкларының халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елына багышланган чаралар планын тормышка ашыру кысаларында «Уйныйбыз һәм күңел ачабыз» дигән чара узды. Аны педагоглар Д.Ш. Нурмөхәммәтова һәм М.Г. Шәфыйкова 1 нче балалар һәм яшьләр иҗаты сараеның «Заман» берләшмәсе балалары белән берлектә үткәрделәр.

Балтач муниципаль районында социаль яклау тармагы коллективының йомгаклау җыелышы булып узды. «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге һәм халыкны эш белән тәэмин итү үзәге социаль хезмәткәрләре, социаль-тернәкләндерү бүлекчәсе хезмәткәрләре онлайн-режимда узган җыелышта катнаштылар.

19 нчы гыйнварда Алабуга «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге директоры Галина Калашникова район башлыгы катнашында узган предприятие һәм оешма җитәкчеләренең гомумрайон киңәшмәсендә хисап доклады белән чыгыш ясады.

20 гыйнварда Яшел Үзән халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының «2022 елга Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан эш бирүчеләргә инвалидларны эшкә урнаштыру өчен квоталар һәм инвалидларны һәм социаль яклауга аеруча мохтаҗ гражданнарны эшкә урнаштыру өчен резервлана торган эш урыннары санын билгеләү турында»гы 06.09.2002 ел, № 3 карарын үтәү мәсьәләсе буенча киңәшмә узды.

Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге карамагындагы балалар «Пряничный домик-2021» дигән иң яхшы архитектура-кулинария шедевры конкурсында катнашканнар. Чара онлайн режимында узды.

22 гыйнварда Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты тәрбиячесе Венера Якупова «Ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар һәм яшүсмерләрнең девиант тотышын профилактикалау буенча төркемле дәресләр программасы» технологиясе буенча дәрес үткәрде. Әлеге чарада мәктәп яшендәге балалар катнашты.


21
гыйнвар, 2022 ел
җомга

20 гыйнвар көнне «Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә быел беренче төркемле теоретик дәрес үткәрелде. «Озак вакытлы карау системасының төп принциплары һәм бурычлары. Өйдә пространство оештыру» дигән темага укуны социаль хезмәткәрләр үтте.

Халыкара кочаклашулар көне, рәсми булмаса да, күпләрнең яраткан бәйрәме. Ул 21 гыйнварда билгеләп үтелә. Әлеге дата уңаеннан бүген Казан шәһәренең «Здравушка» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тематик чара узды.

Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгендә «Балачак иминлеге» Бөтенроссия акциясе кысаларында социаль педагог Елена Макарова «100% куркынычсызлык» дигән уен-викторина үткәрде. Чара балалар өчен куркынычсызлык кагыйдәләрен кабатлау, игътибар һәм күзәтүчәнлекне үстерү максатыннан оештырылды.

Шушы көннәрдә Кукмараның «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә саф һавада спорт бәйрәме узган. Аны Махсус Олимпиаданың хәрәкәт активлыгы (МАТР) күнегүләре программасы буенча чаралар планын тормышка ашыру кысаларында үткәрделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International