18 гыйнварда Татарстан Республикасында игълан ителгән цифрлаштыру елы кысаларында Казан шәһәренең «Здравушка» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә 14 нче музыка мәктәбенең онлайн-концерты узды. Чыгышның дистанцион формасы санитар-эпидемиологик кагыйдәләрне үтәү максаты белән сайланган иде.
Концерт зур экраннарда күрсәтү өчен бик зур рөхсәттә төшерелгән һәм чын-чынлап күп каналлы тавышка ия иде. Балалар да, ата-аналар да Россия һәм Татарстан композиторларының әсәрләрен яратып тыңладылар. Заманча цифрлы технологияләр ярдәмендә тамашачылар өчен чын оркестр чыгышында булу эффекты барлыкка килде.
Оештыручылар сүзләренә караганда, мондый чаралар үсеп килүче буынны классик музыкага җәлеп итәргә ярдәм итә, сәнгать зәвыгын тәрбияли.