«Умырзая» үзәге тернәкләнүчеләре белән файдалы һәм зарарлы гадәтләр турында әңгәмә кордылар

2022 елның 21 гыйнвары, җомга

Минзәлә районының «Умырзая» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Зарарлы гадәтләр» темасына тренинг элементлары белән дәрес үткәргәннәр.

Чара башында балаларга кеше тормышына тәэсир итүче гадәтләрне ачыкларга тәкъдим иттеләр. Дәрестә катнашучылар файдалы һәм зарарлы гадәтләрне билгеләделәр.

«Каршылык» күнегүе зарарлы гадәтләрнең ирекне чикләвен, үз шартларын күрсәтүен өйрәтте. Балалар буялган су белән опыт күрсәтү аша организмның алкоголь белән агулануын күрделәр.

Соңыннан яшь социаль хезмәт алучылар «Тәмәке тартучы челән» шигырен укыдылар һәм фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International