Алабуга тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр – табигать саклау акциясендә катнашучылар

2022 елның 21 гыйнвары, җомга

20 гыйнвар көнне Алабуга «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге карамагындагы балалар «Кышын кошларны ашатыгыз» дигән табигатьне саклау акциясендә катнаштылар.

Кар һәм салкын кыш канатлы кошлар өчен кырыс сынау булып тора. Табигый азык көннән-көн кими бара, һәм кешеләр ярдәменнән башка күп кенә кошлар кышкы салкыннарга түзә алмый. Тернәкләндерү үзәге тәрбиячесе Наталья Белова балаларны туган якның кышлаучы кошлар төрләре белән таныштырды, кошларны нәрсә белән ашатырга мөмкин, ә нәрсә белән ярамавы турында сөйләде.

Ата-аналар балалар белән бергә җимлекләр ясадылар һәм аларны агачларга элделәр. Зур җимлекне җим белән тутырдылар. Песнәкләр өчен яраткан ризык – сало әзерләделәр. Шулай итеп тернәкләндерү үзәге территориясендә кышлаучы кошлар өчен кош ашханәсе барлыкка килде.

Мондый чаралар балаларны кошлар һәм хайваннар турында кайгыртырга, табигатькә ихтирам белән карарга өйрәтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International