«Кояшкай» үзәгендә Халык сәнгате елы кысаларында чара узган

2022 елның 24 гыйнвары, дүшәмбе

21 нче гыйнварда Яр Чаллының «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Россия халыкларының халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елына багышланган чаралар планын тормышка ашыру кысаларында «Уйныйбыз һәм күңел ачабыз» дигән чара узды. Аны педагоглар Д.Ш. Нурмөхәммәтова һәм М.Г. Шәфыйкова 1 нче балалар һәм яшьләр иҗаты сараеның «Заман» берләшмәсе балалары белән берлектә үткәрделәр.

Чараның максаты – балаларны татар халкының мәдәнияте, фольклоры, халык иҗаты һәм уеннары белән таныштыру.

Балалар һәм ата-аналар уен процессына актив кушылдылар. Балалар бик күп уңай хис-кичерешләр, яхшы кәеф һәм, әлбәттә, кунаклардан бүләкләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International