Балтач муниципаль районында социаль яклау тармагы коллективының йомгаклау җыелышы булып узды. «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге һәм халыкны эш белән тәэмин итү үзәге социаль хезмәткәрләре, социаль-тернәкләндерү бүлекчәсе хезмәткәрләре онлайн-режимда узган җыелышта катнаштылар. Чакырылган кунаклар арасында иҗтимагый оешмалар, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре, шулай ук социаль яклау бүлеге, «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге һәм республика матди ярдәм үзәгенең 13 нче бүлекчәсе белгечләре дә бар иде.
Район социаль яклау бүлеге начальнигы Алсу Гатиятуллина һәм «Наз» үзәге директоры Гөлнара Әхмәдиева 2021 елда башкарылган эшләр һәм агымдагы елга төп планнар турында доклад белән чыгыш ясадылар. Төп эш юнәлешләренең берсе булып милли проектларны тормышка ашыру һәм балалы гаиләләргә һәрьяклап социаль ярдәм күрсәтү тора.
Йомгаклау җыелышына «Наз» хәбәрләре» газетасының махсус чыгарылышы әзерләнде, аның битләрендә тармак эшчәнлегенең төп күрсәткечләре чагылдырылды.
Җыелышта катнашкан район башлыгы урынбасары Илһам Гайнетдинов социаль өлкә хезмәткәрләренең эшчәнлегенә югары бәя бирде. Аерым рәхмәт сүзләрен район ветераннар советы рәисе Рифат Абдуллин җиткерде.