Балалар куркынычсызлыгы – өстенлекле бурыч

2022 елның 21 гыйнвары, җомга

Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгендә «Балачак иминлеге» Бөтенроссия акциясе кысаларында социаль педагог Елена Макарова «100% куркынычсызлык» дигән уен-викторина үткәрде. Чара балалар өчен куркынычсызлык кагыйдәләрен кабатлау, игътибар һәм күзәтүчәнлекне үстерү максатыннан оештырылды.

Викторинада 11 бала катнашты. Социаль педагог алар белән мәктәптә, өйдә һәм урамда үзеңне ничек дөрес тотарга, экстремаль хәлләрдә нәрсә эшләргә кирәклеге турында сөйләштеләр. Балалар куелган сораулар һәм биремнәрне үтәүдә актив катнаштылар. Табышмаклар, мәкальләр һәм уеннар яңа мәгълүматларны ныгытырга ярдәм итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International