«Яңарыш» үзәгендә тернәкләнүчеләр кондитер конкурсында җиңүчеләр булдылар

2022 елның 24 гыйнвары, дүшәмбе

Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге карамагындагы балалар «Пряничный домик-2021» дигән иң яхшы архитектура-кулинария шедевры конкурсында катнашканнар. Чара онлайн режимында узды.

Бәйге инде дүртенче тапкыр үткәрелде. Тамашачылар хөкеменә тернәкләндерү үзәге балалары «Тәмле тарихлар» клубының кулинария дәресләрендә эшләнгән татлы эшләрен тәкъдим иттеләр. Яшь реабилитантлар прәннек өйләрен пешерделәр, аларны төрле бизәкләр белән бизәгәннәр.

Шәһәр конкурсы нәтиҗәләре буенча «Яңарыш» карамагындагы балалар җиңүче дип табылды. Бу алар өчен үз күнекмәләрен алга таба камилләштерү өчен этәргеч булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International